Кетерди торган өлеш
40 минутлап пешә.
Камыр өчен кирәк була: каймак 180 гр, чәй содасы 0,5 чәй кашыгы, йомырка 1 данә, сыер мае 100 гр, тоз 1 чәй кашыгы, он 400 гр.
Эчлек өчен: тавык ите, бәрәңге, суган, тоз, кара борыч .
Каймакка чәй содасы, йомырка, сыер мае, тоз, он салып камыр басабыз, бер 15 минут тирәсе камырны ял иттерәбез. Ул арада эчлек ясый торабыз.
Бәрәңгене әрчеп, турап, тавык итен турап, суган, тоз, борыч кушып бутыйбыз, бик зур булмаган шарчыклар әвәләп, өлешләрне ясыйбыз.
180 гр җылынган духовкада 40 минутлап пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев