Кибеттәге кебек кекс рецепты
Ләлә Фәйзуллинадан һәркем пешерә алырдай, тәмле, кулай, ГОСТ буенча әзерләнә торган кекс рецепты.
200 грамм йомшартылган сыер маен 200гр шикәр комын миксер белән 2-3 минут күпертәбез.
Аерым савытта миксер белән 4 йомырканы күпертәбез. Кашыклап аз-азлап кына сыер маена кушып акрынлап болгатабыз.
Шуңа 1 уч йөзем җимеше, ярты чәй кашыгы аш содасы һәм 220 грамм он салып туглыйбыз.
Кекс формасына салып, 180 градус температурада духовкада 30 минут тирәсе пешерәсе.
https://tatvestnik-t.ru/articles/ash-su-retseptlary/2021-02-09/bik-t-mle-keks-pesher-ysuly-1200179
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев