Киптерелгән слива
Слива уңышы мулдан быел
Сливаны тәмләткечләр һәм сарымсак белән китерәләр. Болар үзара яраклашмый төсле. Әмма ясап карасагыз, телегезне йота торган булачак!
Сливаны урталай бүлеп, төшен алыгыз. Әзер сливаны яшелчә һәм җиләк-җимеш киптерә торган җайланмага тигез итеп төзегез.
Сарымсакны бик юка итеп телемләп кисегез. Шулай ук киптереп төелгән сарымсак кулланырга да була. Сарымсакны һәр слива кисәге өстенә куеп чыгарга яисә кипкән сарымсак сибәргә. Тоз һәм шикәр комы сибәргә дә онытмагыз. Әмма бик күп кирәкми.
Яшелчә, җиләк-җимеш киптергечне 60-80 градуска кабызып, сливаны 6-8 сәг киптерәбез.
Слива каты яисә киресенчә, пешеп җитмәгән булырга тиеш түгел.
Киптерелгән сливаны банкаларга тутырып, өстенә җылытылган көнбагыш яисә зәйтүн мае агызабыз. (Май кайнаган булырга тиеш түгел, җылы гына кирәк). Өскә розмарин ботагы куярга була.
Банканы капкач белән ябып, суыткычта саклыйбыз.
Чыганак: https://bavly-tat.ru/news/ash-su/kipterelgan-sliva
фото: ясалма интеллект ярдәмендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев