КЛЯРДАГЫ ТАВЫК
Сезгә кайсы күбрәк ошый?
Балык яратсам да, нигәдер клярда пешкән балык бик ошап бетми. Яраткан кеше горбушаны тозлап, лимон согы һәм тәмләткечләр кушып эшли ала. Ә тавыктан клярны түбәндәгечә эшләргә була.
Тавык филесын кисәкләргә турап, тозладым.
Кляр өчен кирәк булачак: ярты стакан сөт, 1 йомырка, ярты стакан он, ярты бал кашыгы тоз. Кляр каймак (сметана) куелыгында була.
Аннан тавык кисәкләрен клярга манып, кызган майлы табада ике ягында пешерәбез. Майда пешкәндә бер-берсенә тиеп торырга тиеш түгел, бер үк ябышмасын. Артык мае сеңсен өчен, кәгазь салфеткага куйдым.
Тавыгы пешеп бетәме соң?", дип сораучыларга, бу юлы махсус сезнен өчен кисеп, фотога төшердем.
Рецепт авторы Эльмира Нигматзянова.
Татар халык ашлары төркеменнән: https://vk.com/feed?w=wall-99651353_48542

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев