Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Аш-су бүлмәсендә

Корица белән алма пирогы рецепты

Әче яки төче камыр куегыз.

Әче яки төче камыр куегыз. Бер зур табага кимендә 1 кг камыр, бәлки, күбрәк тә кирәк булыр. Һәм 1,5-2 кило алма алыгыз. Камыр күтәрелгәнче, эчлек әзерли торыгыз.

Алманы юып, уртасын алыгыз, кабыгын чистартыгыз, зур угычтан чыгарыгыз яки кухня комбайнында зур ярмалы ботка рәвешенә кадәр ваклагыз.

Барлыкка килгән массадан артык согын сыгып ташлагыз.

Табага 1 катлам камыр салыгыз, өстенә алма боткасын ягыгыз, өстенә шикәр комы һәм корица сибегез. Шикәр комы күләмен алманың эчелегенә карап салыгыз.

Өстенә тагын 1 катлам камыр куегыз, кырыйларын тоташтырып чыгыгыз.

Пирогны җылы урынга 30 минутка куеп торыгыз.

Духовкага куяр алдыннан пирогның капкачын чәнечке белән тишкәләп җибәрегез.

Пирогны 200 градус температураңа 35-40 минут пешерегез.

 

 https://nashcheremshan.ru

 

фото: Заман сулышы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев