Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Аш-су бүлмәсендә

Кычытканнан компот

Кычытканнан компот буламени, диярсез. Була икән, нинди генә әле.

Язгы кычытканның файдалы үзенчәлекләре турында барыбыз да белә. Аны җыеп киптерергә дә, суыткычка куеп катырырга да, ашын пешерергә дә була. Бүген сезгә кычытканнан бик тәмле компот рецепты тәкъдим итәбез. 

Кирәк булачак: 500 грамм алма яки груша, 2 стакан шикәр комы, 3 стакан су, 1/4 чәй калагы лимон кислотасы, 2 аш калагы туралган кычыткан.

Әзерләү: Чистартылган алма яки грушага 1-2 стакан су салырга. Лимон кислотасын, шикәр комын өстәп, кайнатып чыгарырга. Аннары туралган кычытканны салырга да суытырга.  Алма яки груша кабыгын 1 стакан су салып шулай ук кайнатып чыгарырга да сөзеп, компотка кушарга. 

Кычытканнан салат
Салат ясап ашаганда, кычыткан үзенең файдалы үзлекләрен тулысынча саклый. Витаминлы язгы салат ясау өчен, яшь кычыткан, яшел суган, укроп, петрушка, үсемлек мае, лимон согы, тоз һәм борыч кирәк булачак. 

Кычытканны кайнар су белән юып алырга да, башка яшел үләннәр белән турарга. Май, лимон согы, тоз, борыч салып болгатырга. Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Шәһри Казан

 https://tuganaylar.ru

фото: ясалма фәһем ярдәмендә

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев