Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кыяр һәм помидордан ассорти рецепты

Кыяр һәм помидордан ассорти ясау өчен тәмләткечләр (укроп, керән, карлыган, чия, дәфнә яфрагы, сарымсак, кара борыч, хуш исле борыч, тоз, борыч, 70 процентлы уксус кислотасы әзерлибез.

Ниндидер тәмләткечне салмый да калырга мөмкин яки үзегез яратканын өстәргә була.

Яфракларны һәм тимер капкачларны кайнар су белән пешекләргә.

Кыярларның башын кисәргә һәм 1 сәгатькә суда калдырырга, аннары бер кат юарга. Помидорларны юарга, чәнечке белән тишәргә.

2-3 литрлы банкаларга 1 укроп зонтигы, 1 дәфнә ярагы, 1 карлыган һәм 1 чия яфрагы, керән яфрагын һәм 1 тырнак сарымсакны турап салырга, 5 кара борыч, 3 хуш исле борыч өстәргә. Банка беренче итеп кыяр, аннары помидор тутырырга һәм кайнар су салырга, тимер капкачлар белән капларга, суы суына башлаганчы (40 минут) тотарга.

Аннары 1 литр суга 40 грамм тоз, 100 грамм шикәр комы исәбеннән тозлык кайнатырга. Банкалардагы суны түгәргә һәм тозлык, десерт кашыгы белән уксус кислотасы салырга да капкачларны ябып куярга.

 https://intertat.tatar

фото: https://ru.freepik.com/free

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев