Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Аш-су бүлмәсендә

Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасы уңганнарыннан кузгалак пирогы

Уңган-булган хуҗабикәләр, әйдәгез әле, язгы, тәмле һәм, буыннан буынга күчеп килгән, онытылмас рецептлар белән бүлешеп алыйк.

Дип хәбәр итә Лениногорск шәһәренең «Ак калфак» оешмасы социаль челтәрдә.

Беренче рецептны Лениногорск «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова тәкъдим итә: кузгалак пирогы.

Бу пирог өчен төче камыр ясыйбыз.

250 гр.кефир,150гр каймак,2 аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы эретелгән май,чеметеп кенә тоз, разрыхлитель алына. Шуны әйбәтләп туглап, әкрен генә иләп он салабыз.

Камыр кулга ябышмаска, ләкин йомшак булырга тиеш. Әзер камырны пакет эченә салып, читкә алып куябыз.

Эчлек: юып саркытылган кузгалакны турап, шикәр комы кушып (тәменчә), болгатабыз, азрак манный ярмасын салабыз, ванилин өстәп, эретелгән май кушабыз. Эчлек әзер.

Камырыбызны алып ике кисәккә бүлеп, түгәрәкләр җәеп, пирогыбызны ясап, кайнар духовкада 15 минутта пешереп алабыз.Чәйләрегез тәмле булсын, дусларым!

Чыганак: "Ак калфак" Лениногорск шәһәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев