Кышка тәмле компот. Бик тиз һәм мәшәкатьсез әзерләнә.
Виноградны теләсә нинди сорттан файдаланырга була. Бигрәк тә кара виноград . Ул компотка купшы бай төс һәм тәм бирә!
Әзерләү: Виноградны агып торган суда юабыз. Яхшы юылган һәм киптерелгән банкаларга виноградны салабыз. ⠀
Банканы 1 / 2гә диярлек тутырабыз. 3 литрлы банкаларга. ⠀
Лимонны түгәрәкләп кисәбез. Кабыгы әчелек бирә ала, шуңа күрә аны теләгәнчә чистартыгыз яки калдырыгыз. Һәр банкага 1-2 лимон түгәрәк өстибез. Лимон тәмен төрләндерәчәк һәм компотка матур төс бирәчәк. Һәр банкага 200-250 гр шикәр комы өстибез. ⠀Кайнар су салабыз.
Калай капкач белән ябабыз. Банканы әйләндереп, селкеткәләп, шикәрне эретәбез. Төбен өскә әйләндереп куябыз һәм ким дигәндә бер тәүлеккә яхшылап төргән килеш калдырабыз.
Арча хәбәрләре
Нет комментариев