Мәрьям Миңнегуловадан вак бәлеш рецепты
Аш-су бүлмәсендә

Мәрьям Миңнегуловадан вак бәлеш рецепты

Сез нәрсәдән ясыйсыз вак бәлешне?

Вак бәлеш (дөге белән фарштан, үземнең гаилә ничек ярата, шулай пешерәм). 

Камыр өчен: 

  • 1 йомырка 
  • 150 гр каймак 
  •  70 гр ак май өй температурасында йомшартылган 
  •  он, 
  •  тоз
  •  ярты чәй калагы разрыхлитель. 

Камырны берәр сәгать ял иттердем ясап куйгач. 

Эчлек: 
100 гр дөгене тозлы, көнбагыш мае салынган суда бүрттереп алдым. Бүрткән дөгене салкын суда юып алып , сөздем. 

Дөге+ фарш+тоз+ борыч+ ак май салып болгаттым 

Вак бәлешләрне ясап, 200 гр мичтә 35 минут пешереп алдым.

 

чыганак һәм фото: https://vk.com/m_maryam


Нет комментариев