Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Мичтә ташкабаклар пешерәбез

Ташкабакны мичтә әзерләү буенча тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

Ташкабакны пешерү өчен кирәк булачак:

зур булмаган 2 данә ташкабак,

3 аш кашыгы үсемлек мае,

2 тырнак сарымсак,

тоз, ысланган паприка,

2 данә помидор,

100–150 г сыр.

Әзерләү:

Ташкабакларны боҗралап турап, пергамент җәелгән табага тезәргә. Сарымсак, тоз, май, паприканы болгатып, ташкабакларга сөртеп, 20–25 минутка 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә тыгабыз. Мичтән алып, өстенә боҗралап киселгән помидорларны тезәбез, өстенә уылган сыр сибәбез һәм 5–7 минутка кабат мичкә куябыз.

Тәмле булсын.

"В.Т." сайтыннан

Фото: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tashkabaktan-kymlr-pesherbez

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев