Мохито рецепты
Аш-су бүлмәсендә

Мохито рецепты

Җәйге эсседә сусауны баса.

Кирәк булачак: 1,5 литр минераль су, 3-4 тармак бөтнек, 1 лимон, 100 грамм шикәр комы, боз кирәк.

Мохито ясарга тотынганчы, махсус формаларга су салып туңдыргычка куярга, чөнки боз кирәк булачак. Аннары лимонны 5-6 кисәккә турарга һәм калган ингредиентларны бергә салып кайнатып чыгарырга.

Эчемлекнең өстен каплап куярга һәм суынганын көтәргә кирәк.

Аннары мохито эчемлеген сөзәргә һәм бокалның яртысыннан артыгы тулырлык итеп салырга. Ә калганына боз өстәргә була.

 

 

 https://tuganaylar.ru

фото: ясалма интеллект ярдәмендә


Нет комментариев