Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Рассольник рецепты

Рассольник әзерләү буенча тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

Рассольник ясар өчен кирәк булачак: 

0,5 кг перловка

3 кг кыяр

1 кг кишер

1 кг суган

0,5 л томат пастасы (куесы әйбәт була)

250 грамм шикәр комы

250 грамм үсемлек мае

4 аш кашыгы тоз

100 гр уксус

Рассольник әзерләү:

1. Башта перловканы ярты сәгать чамасы пешереп алабыз, сөзәбез.

2. Кыярны, кишерне һәм суганны турыйбыз да 40 минут үзләрен генә пешерәбез.

3. Перловка, кыяр, кишер һәм суганга томат пастасы, тоз, шикәр комы, үсемлек мае салып янә 15 минут пешереп алабыз.

4. Пешеп чыкканда гына 100 грамм уксус салабыз.

5. Стерильләштерелгән банкаларга салып, юрган яки тастымал астында суынганчы тотабыз.

Фото һәм мәгълүмат Венера МӘҖИТОВА, Башкортстан.

"Ш.К." сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев