Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Шәһәрдәшебез Регина Гиззатуллинадан рулет рецепты

Рецепты белән сезнең белән дә бүлешәсем килә, дип яза ул социаль челтәрдә.


Рулет:
5 йомырка
100гр.- шикәр комы
4 аш кашыгы  он
Күперткеч-(разрыхлитель)- 0.5 чәй кашыгы
Ваниллы шикәр комы- 0,5 ч.к.
Крахмал- 1 а.к.


Миксер ярдәмендә 5 йомырка агын күпертәбез. Шикәр комын аз- азлап сала барабыз.Масса кабаргач йомырка сарысын берәрләп кушабыз. Яхшылап туглыйбыз. Миксерны азрак тизлеккә куеп, күперткеч, ваниллы шикәр, крахмал, он кушабыз.

Пергамент кагәзенә җәеп 10-15 мин. 180° куеп пешереп алабыз. Тастымалга бөтереп куябыз. Суынгач, үзегезгә ошаган эчлек ясап, бизибез. Чәйләрегез тәмле булсын!

фото: https://vk.com/rregina1990?w=wall69497855_4184

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев