Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Сары җимеш белән караҗимештән катлы пирог рецепты

Катлы пирог рецептлары шактый күп. Сары җимеш белән караҗимешән катлап пешерелгән пирог рецепты тәкъдим итәбез.

Пирог пешерү өчен кирәк булачак: 

Он — 600 г,
сөт — 200 г,
атланмай — 100 г,
йомырка — 2 данә,
шикәр комы — 100 г,
тоз,
чүпрә — 20 г.

Эчлек өчен:
караҗимеш — 300 г,
сары җимеш — 300 г,
шикәр комы — 200 г,
атланмай — 50 г,

Әзерләү:

Йомырка сытып, сөт, чүпрә, шикәр комы, тоз салып болгатабыз. Он, эретелгән атланмай кушып камыр басабыз һәм өстен каплап, җылы урынга кабартырга куябыз.

Төше алынган сары җимешне иттарткычтан чыгарабыз, шикәр комы, атланмай өстәп болгатабыз, караҗимешне дә шулай ук эшлибез, тик шикәр комын күбрәк салырга кирәк.

Камырдан җәем җәябез, ул таба кырыеннан 1- 2 см чыгып торырга тиеш.

Караҗимеш эчлеген җәябез, өстенә таба зурлыгында җәелгән камырны каплап, аның өстенә сары җимеш эчлеген җәябез. Тагын бер җәем белән өстен каплыйбыз һәм астагы камырның кырыен күтәреп — чеметеп тоташтырабыз. Йомырка белән өстен майлап, май, шикәр комы, онны уып ясалган валчык сибәбез.

Бераз кабартып, 20- 25 минутка кайнар мичкә тыгабыз.

Автор Розалия Кильметова.

Мәгълүмат Татар халык ашлары ВКонтакте төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев