Скумбриядән шашлык
Төрле тәмлеткечләр сыланган һәм маринадланган скумбриядән шашлык әзерләү рецепты.
Ингредиентлар:
скумбрия - 2.
лимон, суган- 1, бер аш кашыгы үсемлек мае
тоз, борыч - тәменчә.
Әзерләү ысулы:
Лимонны яхшылап юарга, вак итеп турарга. Суганны чистартырга, шулай ук вак итеп турарга. Чистартылган һәм юылган балыкны, сырты буйлап урталай кисеп алырга. Тозларга, борычларга. лимон һәм суган катнашмасы белән сылап чыгарга.
1 сәгатькә маринадлап калдырырга (никадәр озак торса, шулкадәр яхшырак). Шашлык пешерү өчен махсус рәшәткәне үсемлек мае белән майларга (әзерләү вакытында балык ябышмасын өчен). Тимер рәшәткә өстенә балыкны тезәргә. Ут өстендә әзерләргә.
Чыганак: https://shahrichalli.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев