Сыр һәм бәрәңге белән «ялкау» хычиннар
Аш-су бүлмәсендә

Сыр һәм бәрәңге белән «ялкау» хычиннар

Тиз дә була, җайлы да, тәмле дә. Рецептны саклап куегыз.

Кирәк була:
•    Бәрәңге – 1 кг
•    Сыр (сулугуни яки яхшы эри торган башка төр) – 300 г,
•    Он – 350 г (+/-),
•    Каймак яки эретелгән май – өстенә сөртер өчен,
•    Каймак – табынга бирер өчен.

Әзерләү
Бәрәңгене пешереп, суын тулысынча агызыгыз һәм бәрәңге боткасы (пюре) ясагыз. Кырылган сыр өстәп, яхшылап болгатыгыз – кайнар бәрәңгедә сыр эри башларга тиеш. Аз-азлап он өстәп, йомшак, кулга ябышмый торган камыр басыгыз. Камырны тигез өлешләргә (якынча 14 шарикка) бүлегез. Һәрберсен юка гына итеп җәегез. Җәймәләрне коры табада ике ягы да кызарганчы пешерегез. Әзер кайнар хычиннарга шунда ук сары май яки эретелгән май сөртегез.

Киңәшләр
Онны әз-әзләп өстәгез – аның күләме бәрәңгенең дымлылыгына бәйле. Хычиннар эчтән дә яхшылап пешсен өчен, уртача утта кыздырыгыз. Иң тәмлесе – кайнар хычиннарны каймак белән ашау. Хычиннар тагын да йомшаграк булсын өчен, аларны майлаганнан соң капкач астында берничә минут тотарга киңәш ителә.
 
 https://shahrichalli.ru

фото: ИИ ярдәмендә

 


Нет комментариев