Сырлы чыршылар
Аш-су бүлмәсендә

Сырлы чыршылар

Гап-гади салатны кетердәп торган крекер печеньелары өстенә чыршы рәвешендә ясасагыз, кызыклы һәм бәйрәмчә булачак.

250 гр тавык итен пешереп, пычак яки иттарткыч ярдәмендә ваклагыз.

Пешкән 2 йомырканы һәм 150 гр сырны кыргычтан уыгыз. 1-2 тырнак сарымсакны ваклагыз да, барлык әйберләрне 3-4 аш кашыгы майонез һәм тәменчә тоз кушып, болгатыгыз.

Катнашманы 30 минутка суыткычка куеп торыгыз. Аннары шуңардан 10-15 конус әвәләп, тозлы крекерлар өстенә бастырыгыз. «Чыршы»ларны петрушка һәм кишердән киселгән йолдызчыклар белән бизәгез яки үзегезнең фантазияне эшкә җигегез. 

https://yashel-uzan.ru

фото: ясалма интеллект ярдәмендә

 


Нет комментариев