Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Тәбикмәк рецепты

Мөслимнән Гөлһәндәм апа Хәбибуллина рецепты

Кирәк булачак: 

– 2 стакан су,

– 1 аш кашыгы коры чүпрә,

– 4 йомырка,

– 4 стакан сөт,

– 1 аш кашыгы шикәр комы,

– тоз һәм акмай кирәк.

Әзерләү: 

Иң элек ике стакан җылы суга 1 аш кашыгы чүпрә, бер аш кашыгы шикәр комы һәм он салып болгатабыз да, бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Аннары, 4 стакан җылы сөт, 4 йомырканың сарысын, тәменчә тоз өстәп он кушып (камыр сөт өсте куелыгында булырга тиеш), кабат бер сәгатькә җылыга урнаштырабыз. Бу арада йомырка агын миксер яки чәнечке белән күпертәбез. Кабарган камырга йомырка агын әз-әзләп кенә куша-куша бер юнәлештә болгатабыз да, җылыга куябыз. Әгәр дә бик ашыгыч икән, шунда ук пешерә башларга да мөмкин. Табага беренчесендә генә май салырга кирәк. Калган тәбикмәкләрне коры табада гына пешереп, соңыннан ак май белән майлыйбыз.

Наилә Сәлахова фотосы

https://muslumirc.ru/news/tmletamak/golhandam-apa-tabikmage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев