Тәмле итеп бәрәңге пешерү рецепты
Аш-су бүлмәсендә

Тәмле итеп бәрәңге пешерү рецепты

Бәрәңгедән төрле ризыклар пешереп була. Без сезгә бер рецепт тәкъдим итәбез.

Озынча формадагы бик эре булмаган бәрәңгене чистартабыз да ахырга кадәр кисеп бетермичә генә, кисемнәр ясыйбыз.

Өстенә тоз, борыч сибәбез. Һәр кисем эченә берәр кисәк казылык һәм сыр куябыз (казылык урынына шампиньон да тутырырга була). Фольгага төреп, газ миченә тыгабыз да 40 минут пешерәбез.

"Саба таңнары" сайтыннан

Фото:


Нет комментариев