Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Ташкабактан икра ясыйбыз

Ташкабактан ясалган мондый икра телеңне йотарлык була, ди тәҗрибәле бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина.

Икра ясау өчен:

3 кг ташкабак, 0,8 кг суган, 0,8 кг кишер, 1 стакан үсемлек мае, 1,5 аш кашыгы тоз, 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы 9 процентлы уксус, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1 аш кашыгы паприка (төелгән баллы борыч), 2-3 кашык томат пастасы, 5 теш сарымсак кирәк булачак. 

Әзерләү:

Башта бөтен яшелчәләрне бераз гына кыздырып алабыз да, 30 минут каплап пешерәбез. Аннары тоз, шикәр комы, 3 аш кашыгы уксус, томат пастасы, кара борыч, паприка, сарымсак салабыз. Кабат 30 минут пешереп алабыз. Соңыннан бу массаны блендер белән ваклыйбыз. Шуның өстенә бер аш кашыгы уксус салабыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. 700 граммлы 5 банка икра чыгачак. 

"Безнең Чирмешән" сайтыннан

Фото:Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев