Тавык ите белән ананас салаты
Аш-су бүлмәсендә

Тавык ите белән ананас салаты

Балтач районы Субаш авылы кызы Алисә Алексеевадан бик тәмле салат рецепты.

1нче катка ысланган тавык итен шакмаклап турап саласы һәм сетка итеп майонез сылыйсы,

2 кат - консервланган ананасны шакмаклап турап саласы,

3 кат - теркадан йомырка кырыбыз,

4 кат - майонез,

5 кат - теркадан сыр кырасы.

Салатның өстен әстерхән чикләвеге һәм гранат төше белән бизәргә мөмкин.

Фото: Алисә Алексеева

"Хезмәт"


Нет комментариев