Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Тел итеннән “Мулатка” салаты

Тел итеннән тәмле салатлар ясап була. Гәрчә, ул үзе генә дә бик тәмле. Тел итеннән «Мулатка» салаты ясап карагыз.

Кирәк булачак:

3 бәрәңге

200 грамм тел ите

4 йомырка

1 суган

2 кишер

200 грамм каты сыр

майонез

Бизәү өчен:

1 кыяр

1 суган

Әзерләү:

Бәрәңгене, тел итен пешерәбез. Бәрәңгене вак итеп, тел итен озынча итеп турыйбыз. Йомыркаларны пешерәбез дә, агын һәм сарысын аерым өре угычтан чыгарабыз. Каты сырны вак угычта уарга кирәк. Суган белән кишерне өре угычтан уып, пешкәнче кыздырырга.

Салат катламлап ясала:

1 кат: бәрәңге

2 кат: тел ите

3 кат: йомырка агы

4 кат: йомырка сарысы

5 кат: каты сыр

Һәр каттан соң майонез сыларга онытмагыз!

Салатның өстен суганнан ясалган чәчәк һәм кыярдан кисеп ясалган яфраклар белән бизибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев