Томат соусында әзерләнгән гөмбә рецепты
Гөмбә җыю сезоны бара. Урманда гөмбә шактый быел. Халык тик ятмый, җыя. Гөмбәне тозлау, маринадлау, кышкылыкка салат ясау рецептлары шактый. Ә гөмбәне томат соусында әзерләгәнегез бармы?
600 г ак гөмбә, 400 г томат пастасы, 50 мл үсемлек мае, 0,5 аш кашыгы тоз, 200 г шикәр комы, 1 чәй кашыгы аш серкәсе, лавр яфрагы, канәфер.
Ак гөмбәләрне яхшылап юарга, турап, үсемлек мае өстәп яки үз согында пешереп алырга. Шуңа томат, тоз, шикәр комы кушарга. Бераздан аш серкәсе өстәргә.
1 литрлы банкаларга тутырып, 80-90 минут чамасы сулы ваннада стерильләштерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев