Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Тутырылган кабак рецепты

Тутырылган кабак рецептын барыгыз да беләме? Кем ничек пешерә? Сезгә тагын бер рецепт тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:

уртача зурлыктагы 1 кабак;
1 килограмм бәрәңге;
яртышар килограмм гөмбә һәм сыер ите;
3-4 баш суган;
2 кишер;
сыек май.

Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач рәвешендә кисеп алабыз. Орлыкларыннан чистартабыз. Гөмбә, ит, кишер һәм суганны шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Бәрәңгене юып, кабыгын әрчибез. Кабак эченә катламлап ит, гөмбә һәм яшелчәләрне тезәбез.

Тутырылган кабакны 160-180°С температурада газ мичендә пешерәбез.

"Безнең Чирмешән" сайты

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев