Харчо пешереп карыйбызмы?
Үзенчәлекле аш
Кирәк: 200 г сыер ите, 50 г түгәрәк дөге, 1 данә помидор, 1 аш кашыгы томат пастасы, бер кечкенә кишер, 1 литр су, 2–3 аш кашыгы вакланган әстерхан чикләвеге, 1 чәй кашыгы «Хмели-сумели» тәмләткече, 2 теш сарымсак, тәменчә тоз, кинза.
Әзерләү: ит салып, шулпа кайнап чыккач, эре итеп туралган кишер, суган, бераз кинза салып, 30 минут кайнатырга. Кишер белән суганны шулпадан алырга. Тагын 30 минуттан итен алып турарга. Шулпага дөге салып, 15 минут пешереп алырга. Табада суган белән кишер кыздырырга, аның өстенә бер бакрач шулпа, туралган помидор, томат пастасы салырга һәм 15 минут пешерергә. Аннары дөге кайнаган шулпага ит, табадагы кыздырылган әйберләрне, «Хмели-сунели» тәмләткече, әстерхан чикләвеге салып, 10 минут пешерергә. Ахырда кинза белән сарымсак салырга һәм сүндергәннән соң 10 минут тәм кертү өчен каплап тотарга.
Чыганак: https://vk.com/wall-183169097_247642
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев