Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Хушаф эчемлеге әзерләп карыйбызмы?

Бу аеруча ураза вакытында актуаль.

Хушаф — хөрмә җимешеннән сөтле эчемлек.

Хушаф Мисырда милли эчемлек булып санала, аны һәр гаиләдә диярлек әзерлиләр. Хөрмә җимешләрендә күп санда минераллар, А һәм В төркемен­дәге витаминнар, микроэлементлар бар. Калий — йөрәк өчен, селен иммун системасы өчен бик файдалы. Хөрмә җимешеннән сөтле эчемлек кешегә көч һәм энергия бирә.
Хушаф тәме буенча яхшы туңдырманы хәтерләтә. Иртән эчсәң, энергия көне буена җитә! Бу аеруча ураза вакытында актуаль.

Кирәк була:
Хөрмә җимеше — 20 данә
Сөт — 600 мл
Ванилин — 0,5 чәй кашыгы
Шикәр комы — 2 аш кашыгы
Тоз — пычак очында

Әзерләү барышы:

Кирәкле продуктларны әзерлибез. Эчемлеккә шикәр комы кушмасагыз да була, тәменә карагыз, эчемлекнең баллылыгы хөрмә җимешенең сортына бәйле. Иң яхшысы — караңгы төстәге, баллы, төше булган җимешләргә өстенлек бирү. Мондый хөрмә җимешләре еш кына тышкы яктан бик матур түгел, әмма аларда бал тәме бар.
Хөрмә җимешләрен җылы суда юыгыз, җимешне кисегез һәм төшен чыгарыгыз. Төшеннән чистартылган җимеш өстенә сөт салыгыз, бер чеметем тоз кушыгыз һәм уртача утта катнашманы кайнатып чыгарыгыз. Сөт кайнап чыккач, утны киметегез һәм хөрмә җимешләре салынган сөтле эчемлекне акрын утта 5 минут кайнатыгыз, ул матур төскә керәчәк. Аннары уттан алыгыз, ванилин кушыгыз.

Эчемлек куерак һәм туклыклырак булсын өчен, катнашманы блендер белән изе­гез. Аннары эчемлекне суытыгыз һәм суыткычта  саклагыз. Балаларга катнашманы җылы килеш бирергә мөмкин.

Чыганак:https://chistopol-rt.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев