«Август-Лениногорск» агрофирмасының авыл хуҗалыгы алдынгылары Казанда узган чарада- бүләкләнүдә катнашты
Районның “Август-Лениногорск” агрофирмасының механизаторлары, шулай ук терлекчелектә эшләүчеләр “Август-Агро” авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышлап үткәрелгән чарада бүләкләнделәр.
Әлеге эре авыл хуҗалыгы компаниясе Татарстанда эшчәнлеген алып баручы районнардан хезмәткәрләрне җыеп, бүләкләү чарасы уздыра. Ә 2022 елдан әлеге чара кысаларында компания эчендә “Алдынгылар бәйгесе” үткәрелә башлады.
Шунысы шатлыклы: “Август-Лениногорск” предприятиесе хезмәткәрләре әлеге бәйгедә сынатмый, җиңүче исемнәрен яулыйлар. Бәйгедә катнашып алдынгы урынга чыгучыларны төрле номинацияләрдә бүләклиләр.
Быелгы бәйге механизаторларга, шоферларга, трактор йөртүчеләргә, терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләргә уңышлар китерде. “Чәчү чемпионнары” номинациясендә механизатор Алмаз Салахов җиңү яулады. Яшьтән үк авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли башлаган Алмаз абый бүгенге көндә дә сынатканы юк. Татарстанның дәүләт бүләгенә – “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды, ә аннан алда “Татарстанның атказанган механизаторы” мактаулы исеме алды. Бәкердә туып-үскән, туган яктан читкә китү турында уйламаган. Куәтле тракторда җир эшкәртүдә аны күрергә була.
“Кырларны саклаучы” (“Защитник полей”) номинациясендә 35 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә көч куйган Марат Тазиев җиңү яулады. Ул да эштән бәхетен туган ягы кырларында тапкан, Карагай авылында туып-үсеп, армия хезмәтеннән соң эшчәнлеген туган ягында башлый. Тәҗрибәле механизатор кырга чәчелгән үсемлекләрне зарарлы корткычлардан, авырулардан саклауга зур өлеш кертә.
“Август-Лениногорск” хуҗалыгыннан Фидания Габидуллина Ялтау авылындагы сөтчелек комплексында яшь малларны карый, аларга мәрхәмәтлелек, шәфкатен күрсәтә, шунлыктан ул “Сакчыл караш” номинациясендә җиңү яулады. Уңган ханымның эш күрсәткечләре дә югары дәрәҗәдә.
Агрофирманың машина белән сыер саву операторы – Румия Дәвлетовага быел республика күләмендә уңыш елмайды: җәй көне ул республика сыер савучылар конкурсында яшь конкурсантлар номинациясендә беренче урынны алды. Эш стажы күп булмаса да, Румия сынатмады. Хәер, терлекчелектә аның 15 еллап стажы бар. Эштә – үз һөнәренең остасы, өендә дүрт балага әни ул. “Август-Агро”компаниясе үткәргән алдынгылар бәйгесендә ул “Компания горурлыгы” номинациясендә җиңүче булды.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 29 ноябрь санында укый аласыз
Фотолар: «Август-Агро»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев