Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ялтау комплексында мал азыгы эшкәртүнең яңа ысулын куллана башладылар

Әһәмиятле ысул.

«Август-Лениногорск» агрофирмасының «Ялтау» комплексында  белгечләр үзенчәлекле алымны эшкә  керттеләр.

Трактор белән эшли торган салам ваклагыч  электр ярдәмендә эшли башлады. Автоном рәвештә эшли торган бу агрегатның уңай яклары күренә, беренчедән, моңа трактор кирәкми, икенчедән,  механизатор бу эштән азат, өченчедән, ягулык-майлау материалларына чыгым азрак кулланыла.  Нәтиҗәсе – сөт җитештерү чыгымнары берникадәр кими.

Хәзер салам ваклагыч  түбә астында эшли. Моның өчен хуҗалык эшчеләре кулланылган профнастилдан өч секцияле конструкция төзеде: беренчесе – салам өчен, икенчесе – печән өчен, өченчесендә агрегат үзе урнашкан.

“Түбә астында булгач, салам белән печәнне һава торышының төрле йогынтысыннан сакларга булыша. Азык юешләнми, сыйфаты бозылмый. Саклану  вакыты арта. Малларны ашату буенча зоотехникка хәзер азыкны көйләү  җиңеләя”,  - ди “Август-Лениногорск” генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Илсур Гиниятуллин.

«Ялтау»  комплексы хезмәтчәннәре әйтүенчә,  элек барлык эшләр урамда, азык базлары  янында башкарылып,  вакланган салам һәм печән җил белән территория буенча тарала торган булган. Яңа ысул куллана башлагач,  югалтулар азайды, тәртип күбәйде.
 

фотолар: видеодан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев