Керкәле борчаклары Дубайга китте
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Керкәле борчаклары Дубайга китте

Экспорт продукциясе

Районыбыздагы авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Август-Лениногорск» агрофирмасы продукциясе беренче мәртәбә экспорт килешүе кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә җибәрелде.

«Керкәле» икмәк кабул итү пунктыннан 500 тонна борчак автотранспорт белән озатылган. Продукция Новороссийскка кадәр барып җитәчәк, ә аннары контейнерларда диңгез юлы белән Дубайдагы Джебель Али портына кадәр бара.

Узган елгы сезонда «Август-Лениногорск» агрофирмасы 4 мең тоннадан артык борчак үстергән. Предприятиенең авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 82 мең тонна тәшкил итә.

Билгеле булганча, «Август-Лениногорск» районда шактый кырларны эшкәртә.

 


Нет комментариев