Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Күпьеллык үләнгә күчерелгән бакчаларда бәрәңге утыртырга киңәш итәләр

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов күпьеллык үләнгә күчерелгән бакчаларда яшелчә, бәрәңге утыртырга киңәш итә.

 

Ул бүген журналистлар белән әңгәмә барышында бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын 20 процентка арттыру күздә тотылганын һәм моның өчен субсидия биреләчәген әйтте. «Бу безгә, уңыш җыйганнан соң, азык-төлек белән халыкны тәэмин итүгә гарантия бирәчәк. Ул продукцияне кооперативлар, райпо системасы аша сатып алыр идек», — диде министр урынбасары.

Ришат Хәбипов авылларда ташландык, эшкәртелмәгән бакчалар булганын искәртте. «Кемдер бәрәңге бакчасын күпьеллык үләнгә күчергән иде, яшелчә, бәрәңге утыртсак, үзебезгә дә күңелле булыр, кышкылыкка яшелчә һәм бәрәңге әзерләп куйсак, гарантия булыр», — диде. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев