Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграрийларында авыл хуҗалыгы техникаларын язгы чәчүгә тикшерү үтте (+фотолар)

Тиздән язгы кыр эшләре башланачак

Лениногорск авыл хуҗалыкларында булган, язгы чәчүдә катнашачак техникалар һәм чәчү комплекслары бүген “имтихан” тотты.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Дәүләт техника күзәтчелеге башлыгы урынбасары Радис Кадыров катнашында авыл хуҗалыгы техникаларын кабул итү узды. Тикшерүдә Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, Лениногорск Гостехнадзор һәм Россельхозцентр белгечләре дә катнашты.

Чәчү комплекслары, тракторлар, минераль ашлама тараткычлар, тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр, сиптергечләр әзерлеккә куелган иде. Техникаларның шактый өлеше хуҗалыклар белгечләре һәм механизаторлары көче белән ремонтланган, бу механизаторларның югары квалификацияле булуын һәм һөнәри осталыгын күрсәтә. Хуҗалыкларда эшләүчеләр махсус кием белән тулысынча тәэмин ителгән, техника инструментлар, аптечкалар һәм янгын сүндергечләр белән комплектланган.

Техниканы вакытында кабул итү язгы кыр эшләрендә туктап торуны киметә һәм эшләрне нәтиҗәле башкарырга мөмкинлек бирә.

Соңыннан комиссия нәтиҗәләр чыгарды. Техникаларын иң яхшы әзерләүче лидерлар рәтендә: “Союз-Агро”ның “Зеленогорский” бүлекчәсе (җитәкчесе – Фәнис Шәйхетдинов, “Август-Лениногорск” (җитәкчесе – Илнур Гиниятуллин), “Маркс” (җитәкчесе – Ильяс Ганиев)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев