Лениногорск районы кырларында комбайннар уҗым культураларын суктыра
Районыбыз кырларында комбайннар бөртекле культуралар җыя.
Узган атнада “Август-Лениногорск” агрофирмасы беренчеләрдән булып, уракны башлады. Аннары аларга “Союз-Агро”ның Зеленогорский бүлекчәсе, “Маркс” җәмгыяте кушылды.
Хәзерге вакытта көзге бодай һәм көзге арышны суктыралар. Әлеге культураларның мәйданы 9 мең 270 гектар тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, уҗым бодаеның уңышы гектарыннан - 37 центнер, ә көзге арышның – 30 центнер тәшкил итә. Әлегә уңыш яхшы гына, алга таба ничек булыр.
Сабан культуралары үзләрен ничек күрсәтер. Әлегә алар өлгереп кенә килә. Кырларда бүгенге көндә 46 комбайн эшли.
Авыл хезмәтчәннәре алдында төп бурыч – уңышны кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз җыеп алу. Шуның белән бергә киләсе ел уңышына нигез салучы эшләр дә тукталмый.
Быел азык әзерләү чорында яңгырлар комачаулады. Шунлыктан азык әзерләү соңракка күчте. Бүгенге көндә 4 мең 240 тонна печән, 12 мең 178 тонна сенаж әзерләнгән. Бу эш дәвам итә.
фото: Заман сулышы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев