Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы кырларында әлегә бөртеклеләр уңышы яхшы чыга

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре бара.

Сарабиккол авылы хезмәтчәннәре быелгы уракның чиреген тәмамлады.

Бүгенге көндә игенче-механизаторлар көзге бодай, борчак суктыралар. Көзге арыш суктыруны төгәлләделәр. Уртача уңыш гектардан 36,5 центнер тәшкил итә. Бу, узган елгы күрсәткечтән бераз күбрәк.

Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә, бөртеклеләрдән иң югары уңыш күрсәткече – “Август-Лениногорск” хуҗалыгында. Аграр хуҗалыкка Лениногорск районында 18 мең гектардан артык мәйданда урып-җыюны башкарасы бар. Уракта 25 комбайн эшли.

Хуҗалыкның баш механигы Рузаль Семирханов әйтүенчә, техникалар барысы да яңа. “Ел саен техника паркын яңартырга тырышабыз. Быел янгын мичкәләре алдык. Комбайннарда үз эшен яратып башкаручылар эшли”, - ди ул.

Аларның берсе – 29 яшьлек Руслан Мельников. Аның өчен быелгы урак беренче сезон булачак. Моңарчы Чаллыда эшләгән, күңел тартуы буенча туган якларга кайтырга булган. 

“Мин бу хуҗалыкта май аеннан бирле. Элегрәк мин бабайга булышып йөри идем, шунлыктан эш таныш. Колледжда тракторчы-машинистка укыдым. Әлеге хуҗалыкта минем белән бергә укыганнар да эшли. Эш хакы әйбәт түләнә. Уңышлы гына уракны башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм”, - ди ул. 

30 июль көне мәгълүматына караганда, район кырларыннан 4 мең 835 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырып алынган, шуның 1073 тоннасы – арыш, 1720 тонна – бодай, 2042 тонна – борчак.  

Россельхозцентр филиалы мәгълүматы буенча, көзге бөртекле культураларның дымлылыгы тамырдан югары, уртача ул 15-20 процент тәшкил итә, моңа яңгырлар һәм болытлы һава торышы йогынты ясый.

Гомумән алганда, аграрийларның бүген бик киеренке вакыты. Районда мал  азыгы әзерләү дә бара, берьеллык үләннәрне һәм катнаш азык җыюны төгәллиләр, ә кайберләрендә күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабуга керештеләр.

 

Лениногорск районы кырларында

бөртекле культуралар – 30 мең 108 гектарда 
майлы культуралар – 18 мең 900 гектарда

 

Кырларда чәчелгән

Көзге бодай  - 12456 га
Көзге арыш – 294 га
Арпа – 3382 га
Борчак -2020 га
Язгы бодай – 11557 га
Солы – 376 га
Вика- 23 га

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев