Лениногорск районы механизаторы Альмир Вәлирахманов «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында икенче урын алды
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Конкурста катнашучылар 9 номинация буенча ярыштылар.
Әлеге конкурста безнең районнан ике белгеч – ике яшь хезмәткәр катнашты.
«Август-Лениногорск» агрофирмасыннан «Ялтау» сөтчелек комплексында ветеринар табиб булып эшләүче Назар Ефаров «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә III урын алуы турында сайтыбызга язган идек.
Конкурсның «Иң яхшы механизатор» номинациясендә «Маркс» хуҗалыгы механизаторы Альмир Вәлирахмановның икенче урын алуы билгеле булды.
Альмир мондый конкурста берничә ел элек катнашкан иде, шулай ук призлы урын алды. Ул кече яшьтән үк авылны яратып, хезмәт белән үскән.
тумышы белән Түбән Чыршылы авылыннан. Башта «Спартак» агрофирмасында эшләде. Бүгенге көндә «Маркс» хуҗалыгында көч куя.
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев