Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында атчылык юнәлеше буенча шөгыльләнүчеләр игътибарына: яңа программа эшли башлаячак

Татарстанда киләсе елдан атчылык юнәлешен үстерү буенча программа эшли башлаячак.

Әлеге вакытта атчылык юнәлешен үстерү өчен республикада берничә төрле ярдәм чарасы каралган. Аерым алганда, нәселле атлар һәм нәсел айгырлары сатып алу, шулай ук татар токымлы атлар алу һәм карап тотуга субсидияләр бар. 

Киләсе елдан эшли башлаячак программа фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар яки атчылык белән шөгыльләнүчеләргә кагылачак. Бу хакта  авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ренат Мостафин сөйләде. 

“Программа атлар санын арттыруга, ат спортын, агротуризмны һәм кымыз җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән. Бүгенге көндә безнең районда атлар саны 1140 башка җитә”, - ди ул.

Республикадан ярдәм нинди юнәлешләргә каралган соң?

Бияләр сатып алуны субсидияләү – республикадан читтә сатып алынган бияләр хакының яртысына кадәр компенсацияләнә. Иң мөһиме: атларны «Хорриот» системасында теркәргә һәм ким дигәндә өч ел сакларга туры киләчәк.

Икенчесе – конюшнялар һәм аларга керү юлларын төзү һәм капиталь ремонтлау чыгымнарының яртысын компенсацияләү. Акчаны 40 зур булмаган ат фермасы (10нан 100 атка кадәр) алачак.

Кымыз җитештерү өчен саву һәм сөт җиһазларына чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү дә каралган.

Шулай ук милли ат традицияләре үзәкләре булдыруга һәм ат спорты фестивальләре уздыруга да ярдәм булырга тиеш. 

Программа белән тулырак танышу өчен авыл хуҗалыгы идарәсенә: 885595 - 5-27-51, 5-25-13 телефоннарына шалтыратырга мөмкин. 

 

фото: архив , «Заман сулышы»

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев