Лениногорск районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча конкурс узды
Кырларда авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланды.
Авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга куяр вакыт. Республика аграр министрлыгы районнарда техниканы саклауга кую һәм тракторларны ремонтлауга әзерлекне тикшерә. Шундый тикшерү безнең районда да узды.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Булат Яруллин, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ренат Мостафин, Татарстан Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Илнур Галимов составындагы комиссия техниканы кышкы саклауга кую һәм мастерскойларның авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларын һәм тракторларын ремонтлауга әзерлеген тикшерү буенча хуҗалыкларда булды.
Конкурста катнашкан хуҗалыклар техниканы саклауга кую буенча техникаларны лаеклы тәкъдим иттеләр. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча комиссия әгъзалары кыска вакыт эчендә бетерү өчен тәкъдимнәр бирделәр.
Мондый хокук бозуларга: ашлык җыю комбайннарында каешларны бушату буенча башкарылмаган эшләр, агрегатларда гидроцилиндрларның саклагыч составлар белән капланмаган штоклары, яңгырдан һәм кардан ябылмаган бункерлар керә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча «Союз-Агро»ның «Зеленогорский» бүлекчәсе, «Август-Лениногорск» һәм «Маркс»хуҗалыклары иң яхшылар дип танылды.
фотолар: И.Галимовтан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев