Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында урып-җыю эшләре дәвам итә

11 сентябрь көненә булган мәгълүматка караганда, урак эшләре 81 процентта башкарылган.

Бүгенге көндә язгы бодай, борчак, көзге бодайны суктыралар. 17 мең 456 гектарда бөртеклеләр суктырылган. Барлыгы 44 мең 297 тонна ашлык җыеп алынган.

Уртача уңыш гектарыннан 25,4 центнер чыга дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Иң югары күрсәткеч – язгы бодайда, аңардан гектарыннан 28,3  центнер чыга.

Район басу-кырларында 40тан артык комбайн эшли.

 Лениногорск Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте урып-җыю эшендә катнаша, техниканы эксплуатацияләү өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү буенча даими рәвештә күчмә эш алып бара.

Рейдлар үткәргәндә машиналарның эксплуатацияләнүенә, аларның төзеклегенә, янгыннан саклану чаралары белән тәэмин ителешенә, машинага теркәү документларының булуына, машинага техник карау узуына, механизаторның тракторчы-машинист таныклыгы булуына игътибар бирелә.

“Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозуларны тракторчы-машинистларга бетерергә дип әйтелә, ә хуҗалыкларның вазыйфаи затларына аларны бетерү сроклары күрсәтелгән язма күрсәтмәләр җибәрелә”, - ди Лениногорск Гостехнадзор бүлегенең баш инспекторы Илнур Галимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев