Лениногорск районының аграр тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр, бүләкләделәр (+фотолар)
Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагында бер меңгә якын кеше тырышып эшли, сыйфатлы продукция белән тәэмин итәләр
Авыл хуҗалыгы тармагында көч куючыларны хөрмәтләделәр, бүләкләделәр, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр: авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
Чара, елдагыча, мул өстәлләр артында, җыр-моң белән узды. Авыл хуҗалыгы тармагы бай продукция җитештерүен әзерләнгән күргәзмәдә күрергә була иде. Кунакларны, килүчеләрне сый-ризык – бавырсак белән каршы алдылар.
Быел районыбыз кырларыннан 107 мең тоннадан артык икмәк җыеп алынды. Бөртекле культуралар 30 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән иде, техник культуралар – 19 мең гектарга якын, азык культуралары 9 мең 260 гектарда игелде. Амбарларны икмәкле итүгә зур өлеш кертүче аграр хуҗалыклар арасында: Лениногорск кошчылык фабрикасы, “Август-Лениногорск”, “Агро-Тренд”, «Восходящая Заря”.
Бәйрәм чарасында “Урак-2025” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр: беренче төркемдә – Азат Хәбибуллин (“Хәбибуллин Ф.З” КФХ), икенче төркемдә – Альберт Хәйретдинов (Лениногорск кошчылык фабрикасы), өченче төркемдә – Илназ Зәйнетдинов (кошчылык фабрикасы), дүртенче төркемдә Азат Габидуллин(«Август-Лениногорск») җиңүче булды.
Аграр хуҗалык эшчәнлеге җитәкчегә бәйле. Чарада районыбызның авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә «Авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен» истәлек билгесе тапшырылды, “кыр эшләрен сыйфатлы башкару өчен” номинациясендә «Август Лениногорск» җитәкчесе Илнур Гиниятуллин, «Маркс»тан Ильяс Ганиев, «Союз-Агро» Зеленогорский бүлекчәсеннән Фәнис Шәйхетдинов, “Агро-Тренд”тан Илнар Сәйфиев бүләкләнде.
Моннан тыш «Лениногорск кошчылык фабрикасы» җитәкчесе Ирек Ягафаров, “Алмакай” ат утарыннан Фәрит Нәбиуллин, “Агро-Строй” (дуңгызчылык комплексы) Аслам Саидов һәм башкаларны котладылар.
Төрле хуҗалыкларда эшләүче җиде хезмәткәр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды, ә тугыз кеше Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алды.
Шулай ук күп кенә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә муниципаль район Советының Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Районыбыз үсемлекчелектә уңышлы гына эшли. Дөрес, терлекчелек тармагы бераз аксый, тик бу өлкәдә күрсәткечләр начар түгел. Бүгенге көнгә 11 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, 5 мең тоннага якын ит җитештерелгән (узган елгы күрсәткечтән күбрәк). Алда торган кыш айларын яхшы гына чыгу өчен бер шартлы баш малга 32,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Район аграр предприятиеләрендә мөгезле эре терлек саны – 4480 баш, шуның 1869ы – сыерлар. Дуңгыз үрчетүче хуҗалыкларда 8511 баш дуңгыз бар.
Утыз елдан артык терлекчелек тармагында эшләүче Константин Ванюковка Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул бүген “Август-Лениногорск” агрофирмасында ветеринар табиб булып эшли.
Чара барышында авылда шәхси хуҗалыкларда күп итеп мал асраучы хуҗалыкларны да билгеләп үттеләр. Шулай ук “Авыл эшмәкәрләре” номинациясендә крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, шулай ук яшелчәчелек, орлыкчылык белән шөгыльләнүчеләр дә игътибарсыз калмады.
Цифрлар
- Быел район аграр предприятиеләре 40 берәмлек техника сатып алган. Язгы чәчүдә 1 гектар чәчүлек җиренә 85 килограмм тәэсир итү көчендә булган минераль ашлама кертелгән. Минераль ашламадан киң кулланучылар: кошчылык фабрикасы, “Август-Лениногорск”, “Союз-Агро”.
- 2026 елгы уңыш өчен әлегә 1165 тонна ашлама тупланган.
- Кырларда 9 мең 124 гектарда уҗым культуралары чәчелгән.
Розалия Мостафина тексты
фотолар: мэриянең матбугат хезмәте











Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев