Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районында уракта катнашачак техникаларның торышын тикшерделәр

Махсус комиссия аграр хуҗалыкларда булды.

Лениногорск районында  АПК предприятиеләренең техник паркының урып-җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген бәяләү буенча комиссия эшләде. Комиссия районның 6 хуҗалыгына бәя бирде.

Урып-җыюга керешү өчен аграр хуҗалыклар 62 ашлык җыю комбайны, 54 йөк автомобиле, 9 үзйөрешле чапкыч һәм башка агрегатларны тулысынча әзерләргә тиеш.

Комиссия хезмәтне саклауны һәм куркынычсызлык техникасын оештыруга, инструктажлар үткәрү журналларының булуына, механизаторларның эш урынында янгын сүндергечләрнең һәм аптечкаларның торышына ныклы игътибар  бирде.

 

фото: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев