Лениногорскидагы аграр предприятиедә тиресне ашлама буларак кулланалар
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскидагы аграр предприятиедә тиресне ашлама буларак кулланалар

Ашланган җир аш бирер, диләр. Минераль ашламасыз җирдән уңыш алып булмый.

Бүгенге көндә район аграр предприятиеләре тарафыннан 3 мең 62 тонна минераль ашлама тупланган. Хәзерге вакытта бер гектар чәчүлек җиренә 28,9 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама туры килә.

Дөрес, минераль ашламаларга бәяләр бик югары. Районның “Август-Лениногорск” җәмгыятендә чыгымсызрак ысул эзлиләр. Алар тиресне кырга чыгара. Ә тирес  хуҗалыкның фермаларыннан чыгарыла, тирес җитәрлек, 1 мең 750 баш мөгезле эре терлек исәпләнә бит монда.
Тирес, билгеле булганча, уңышны арттыра, төгәл файдаланганда  кертелә торган ашламалар күләменә ихтыяҗ кими, диләр хуҗалыкта.

Хуҗалыкта тиресне махсус тирес таратучы арба-техника алганнан соң куллана башладылар. Фермаларда берничә ел яткан тирес хәзер кырга чыгарыла, әлеге  кырда киләсе сезонга кукуруз чәчәргә планлаштыралар. Аграр хуҗалык хезмәтчәннәре кар яуганчы кырга ярты ай эчендә 8 мең тоннадан артык тирес матдәсе чыгарып өлгерделәр.    

 


Нет комментариев