Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскиның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүләкләнделәр

Лениногорскиның агропромышленность комплексы хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәрендә авыл хуҗалыгы министрлыгыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан, “Август-Агро” җәмгыяте үзләренең хезмәткәрләрен тантаналы чарага чакырды. Анда безнең районнан, “Август-Лениногорск” хуҗалыгында эшләүче хезмәтчәннәр катнашты.

Республика авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, район башлыклары – тантаналы чараның кунаклары булды. Аграрийлар, терлекчеләр, холдинг предприятиеләре белгечләре, җитәкчеләре җыелды, барлыгы 170кә якын кеше катнашты.

Әлеге чарада җәмгыятьнең ирешелгән уңышлары турында, алда торган планнар-бурычлар хакында да әйтеп киттеләр. Быел “Август-Агро” группасы предприятиеләрендә беренче тапкыр алдынгылар конкурсы узды. Катнашучыларны 14 номинация буенча бүләкләделәр, холдингның 9 предприятиесе катнашты. “Чәчү чемпионнары” номинациясендә безнең районнан, “Август-Лениногорск” агрофирмасыннан яшь механизатор Айнур Шәрипов бүләкләнде. Ул әлеге хуҗалык оешканнан соң, күп тә үтмәгән монда эшкә кайткан. Урдалы авылында туып-үскән егетне авыл хуҗалыгы тармагы үзенә тарткан. Айнурның әти-әнисе дә авылда, шул ук аграр хуҗалыкта  тырышып эшләүчеләр, улларына да хезмәткә мәхәббәт тәрбияли алганнар. Башта терлекчелектә эшли, аннан МТЗ-82 тракторына утыра. “Язын чәчүдә “Класс” тракторында чәчү комплексы белән эшләдем. Аннан соң азык әзерләүдә. Хәзер комбайнда, көнбагыш җыюда эшлим”, - дип Айнур эше белән таныштырды.

“Кыр сакчылары” номинациясендә безнең районнан Марат Таҗиев җиңүче булды. Тәҗрибәле механизатор кырга чәчелгән үсемлекләрне зарарлы корткычлардан, авырулардан саклауга өлеш кертә.

“Уңыш остасы” номинациясендә агрофирманың баш агрономы Илнур Садыков җиңде. Быел бөртеклеләр уңышы мулдан иде. Ә инде Иске Шөгер янындагы кыр хәтта рекорд куеп, Татарстанга да танылды. Монда көзге бодайның уңышы 1 гектардан 88,5 центнер тәшкил итте.

Агрофирмада яшь малларны караучы Ольга Ефарова “Сакчыл кайгырту” номинациясендә җиңүче.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге чарада катнашып, агрохолдингның эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Шулай ук министрлык тарафыннан бер төркем хезмәтчәннәргә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. Безнең районнан агрофирмада баш бухгалтер булып эшләүче Ландыш Газизҗанова һәм тракторчы-машинист Илнар Газизов бүләкләнде.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев