Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

«Август-Лениногорск» хужалыгы механизаторы Николай Крючков: Куәтле тракторларда эшләргә өйрәндек, җайлы икән

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлык ресурсларны эшкә җигеп, язгы чәчү эшен алып бара.

Районда иң күп җирләрне эшкәртүче – “Август-Лениногорск” хуҗалыгы кырларында куәтле тракторлар эшли. Әлеге хуҗалыкның Лениногорск районында 28 мең 700 гектардан артык җирләре бар.

Ивановка авылы ягында механизаторлар рапс чәчүдә эшли иде. Хуҗалыкта быел әлеге культураны 10 мең 100 гектарда игәргә планлаштыралар. Механизатор Николай Крючков “Август-Лениногорск” хуҗалыгында өченче ел эшли. Моңа кадәр Лениногорскида, производствода эшләгән.

“Мин эшли торган трактор яңа, куәтле, заманча. Әнә нинди зур. Тракторга яңа модификацияле чәчү комплексы тагылган. Комплекс төгәл чәчә, орлык нормасын төгәл кертә. Комплекс артында сыек халәттәге минераль ашлама салынган ешлык (емкость). Хуҗалыкта ноу-тилл технологиясе кулланыла”, - дип эше белән таныштырды Николай.

  No-Till (ноу-тилл) технологиясе белән эшләгәндә туфрак эшкәртелми, аның өслеге махсус вакланган үсемлек калдыклары белән ябыла. Үсемлек калдыклары өстә калып, мүлчә ролен үти. Туфракның өске өлеше йомшартылмаганга күрә, бу система туфракны су һәм җил эрозиясеннән, шулай ук дымны яхшырак саклый.

 “Бу кырда икәү эшлибез, әнә теге тракторда Олег Смольков эшли. Моны тәмамлагач, Зәй-Каратай ягына күчәбез”, - ди 1979 елгы механизатор.

Николай Крючков әйтүенчә, ул үзенең сменасында норманы арттырып эшли ала, ә норма 50-60 гектар, ди. Хуҗалык механизаторларын вахта белән иртән алып киләләр, кич кайтаралар. Ә тракторлар төнгелеккә кырда каравылчы сагында кала икән. Төшке һәм кичке ашны кырга алып киләләр. Шулай ук хезмәт хакы да да вакытында түләнүен, хезмәткәрләргә уңай мөнәсәбәт икәнен әйтте.

15 май көне мәгълүматына караганда, “Август-Лениногорск” хуҗалыгы язгы чәчүнең 77 процентын башкарган.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев