Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр хуҗалыклары малларга яшел азык әзерли

Җәй – йорт һәм бакча тирәсендә генә түгел, ә хуҗалыкларда, аграр предприятиеләрдә дә эшнең иң кызган чоры.

Хәзерге вакытта районыбыз хуҗалыклары мал-туарларга яшел азык әзерлиләр.

 Шөкер, яңгырлар булды, азык үскән. Хәзер менә малларга азык әзерләү чоры. Яңгырлар булгач, районда бу эшне бераз соңрак башладылар. Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, малларга азык әзерләүнең вакыты озак бармый, үләннәр сусыл һәм витаминлы булганда әзерләп калырга кирәк.

Азык әзерләү буенча районда лидерлар рәтендә – “Август-Лениногорск” җәмгыяте. Агрофирма беренче чабып алуны төгәлләгән, 13 мең тонна сенаж салганнар, 410 тонна печән әзерләгәннәр. Хәзерге вакытта икенче чабып алуга чыгарга җыеналар.

“Маркс” хуҗалыгы хезмәтчәннәре шулай ук бүгенге көндә малларга азык әзерләү белән мәшгуль. Биредә яшел азыкны кырда курган итеп ясап, саклауга куялар. Болай эшләгәндә бераз вакыт та экономияләнә, шулай ук йөк ташый торган машинага да ерак ара узып, базга илтергә кирәкми. Эш тыгыз булганда һәрберсе исәпкә алына шул. Аның бит әле элекке елларда кебек, тыз-быз ташып торырга “КамАЗ” машиналары да җитми. Үз көче белән баручы хуҗалыклар башка эре агрофирмалар кебек барлык мөмкинлекләрдән файдалан алмый.

“Маркс” хуҗалыгында курган өчен китерелгән сенажны тракторы белән тигезләп, тыгызлап торучы – механизатор Гали Мөхетдиновны очраттым. “Бу курган була, монда сенаж салабыз, - дип эш барышы белән таныштырып үтте. – “КамАЗ” машинасы китереп бушата да, шуны тыгызлыйм. Консервация дөрес салынса, сенаж озак саклана, хәтта 1-2 ел торырга мөмкин”, - ди Гали Мөхетдинов.

Ул туган авылы Куакбашта, “Маркс” хуҗалыгында 10нчы ел эшли. Хезмәт юлын колхозда башлаган, аннары шәһәрдәге элеккеге венгер лампа заводында эшли. Соңыннан исә янәдән туган авылына кайтып, тракторга утыра. Җәен ул күбесенчә трактор белән сенаж базы тыгызлауда эшли. “Әле үземнең трактор ремонтта, аңа 10 еллап бар инде. Гел карап, төзәтеп торырга кирәк”, - ди.

Шушы ук хуҗалыкның икенче тырыш, уңган, алдынгы механизаторы Рәис абый Шакиров үзйөрешле чапкыч белән үләнне покосларга сала иде.

“Эш җитәрлек. Әле хуҗалыкта булган печәнне чаптым. Тиздән бу курганны тутырачакбыз”, - ди ул. Рәис  Шакиров “Маркс” хуҗалыгында өч дистә елдан артык хезмәт куя. Механизатор һөнәренең бөтен асылына төшенеп беткән. Элегрәк елларда хуҗалыкка кайткан беренче чит ил тракторын да иң беренче аңа тапшырганнар. Елның төрле сезонында аңа эш бар. Туган авылының басу-кырларын якын итеп күреп эшли.

Соңыннан белешкәнчә, курганны яшел азык белән тутырып, ябып куйганнар инде. “Маркс” хуҗалыгында мал азыгы әзерләү дәвам итә. Хуҗалыкның планы буенча 4 мең 400 тонна сенаж, 3 мең 700 тонна силос һәм 1 мең тонна тирәсе печән әзерлиселәре бар.

Розалия Мостафина

автор фотолары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев