Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда,
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 6 август көненә районда урып-җыю 22 процентта башкарылган, 6 мең 903 гектардан бөртеклеләр суктырып алынган.
Барлыгы 26452 тонна икмәк җыелган, шулар арасында иң күбе – көзге бодай, ул 16 мең 888 тонна. Бүгенге көндә көзге бодай, арпа, борчак, язгы бодай, солы суктыралар.
Уңыш гектарыннан уртача 38,3 центнер тәшкил итә. Көзге бодайныкы хәтта 40 центнерга да җиткән.
Кырларда 67 берәмлек комбайн эшли.
Нет комментариев