Район кырларында эшләүче алдынгы комбайнчылар сертификатлар һәм флаг ала (+фотолар)
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район кырларында эшләүче алдынгы комбайнчылар сертификатлар һәм флаг ала (+фотолар)

Районыбыз басу-кырларында комбайн гөрелтесе әле тынмады, игеннәрне суктыру дәвам итә, тиздән төгәлләячәкләр дә. Традиция буенча, алдынгы комбайнчыларны да бүләкләделәр.

2 сентябрь көненә барлык мәйданнарның 74 проценты суктырылган, 54 мең 519 тонна бөртеклеләр амбарларга кайткан.

 Менә берничә елдан бирле, урак вакытында атна саен иң күп суктырган комбайнчыларны билгелиләр. Аларга флаг һәм акчалата сертификат бирелә. Комбайнның егәрлегенә карап, 4  төркемгә бүләләр. Урак башланып, беренче атнасы тәмамлануга, җиңүчеләре билгеле булды.

Алар: “Хәбибуллин Ф.З” фермерлык хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин, бер атнада 296 тонна ашлык суктырган. “Агро Тренд” хуҗалыгыннан Альберт Мостафин, 404 тонна ашлык суктырган, “Лениногорск кошчылык фабрикасы”ннан Илназ Зәйнетдинов, бер атна эчендә 434 тонна ашлык суктырган. “Август-Лениногорск” хуҗалыгыннан Руслан Мельников, 449 тоннадан артык ашлык суктырган. 

Икенче, өченче атналарда да Азат Хәбибуллин, Илназ Зәйнетдинов үз төркемнәрендә җиңүче булып калды, шулай ук яңа исемнәр дә барлыкка килде: “Ганиев” фермерлык хуҗалыгыннан Илдар Миннегулов, ул бер атна эчендә 350 тоннадан артык икмәк суктырган. Бу юлы исә “Август-Лениногорск” җәмгыятеннән  алдынгылыкка Азат Габидуллин чыккан иде, ул бер атна эчендә 548 тоннадан артык ашлык суктырган. 

Азат Габидуллин яшьтән үк хезмәт тәмен белеп үскән. Мичурин авылы механизаторы әтисе янында ярдәмче булып йөреп, комбайн, техника серенә төшенгән. Мәктәптән соң политехник колледжны тәмамлауга туган ягында эшли башлый. 

“Башта әти янында ике ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Аннары үземә комбайн тапшырдылар. Эшнең җаена төшенсәң, авырлыгы юк. Икмәк үстерү эше үзе бер горурлык. Быел урак вакытында еш яуган яңгырлар бераз куркытты, аннары көннәр аяз булды, эшләргә мөмкинлек бирде. Хәзер рапс суктырабыз, аннары көнбагыш кала. Эш бар, күп”, - ди 36 яшьлек Азат Габидуллин. 

“Август-Лениногорск” кырларының мәйданнары зур. Рапска кадәр көзге бодай, борчак суктырганнар. Хәзер менә рапста эшлиләр. Рапс, соядан әз генә калышып, майлы культуралар арасында популярлыгы буенча икенче урында тора.
“Август-Лениногорск” хуҗалыгы кырларын куәтле “кыр кораблары” иңли. Эш тә тиешенчә оештырылган. Бункерлар тулуга бөртеклеләрне бушаталар, йөк төяү техникалары килә, китә тора. Янгын куркынычсызлыгы да саклана биредә. 

Лениногорск кошчылык фабрикасында комбайнчы булып эшләүче Илназ Зәйнетдинов быелгы уракны уңышлы гына бара, бөртеклеләрдән уңыш та яхшы чыга дип бәяләде. Ул үзе районыбызның Яңа Иштирәк авылыннан. Мәктәптән соң ул чактагы 81нче СПТУны тәмамлагач, шофер булып хезмәт юлын башлый. Ә 2016 елдан Лениногорск кошчылык фабрикасында эшли. Аңа җиңүче флагы тапшырырга барганда, Илназ Зәйнетдинов рапс суктыруда эшли иде.

“Рапсны башладык, шактый җыясы бар әле. Узган ел хуҗалыкта рапс булмаган иде, соя чәчкәннәр иде. Без кошчылык фабрикасында өч комбайнчы үзара тату гына, киңәшеп, ярдәмләшеп эшлибез. Төшке аш, кичке аш белән хуҗалык тәэмин итә, тәмле ашаталар. Комбайн 2004 елгы, куәтле техника ул, “Джон Дир”. Вак-төя ватылулар булгалый, ләкин эшкә әллә ни зарар китерми, әйбәт кенә эшли күрсен. Хәзер яңа техникалар бик кыйммәт бит”, - ди.  

Алда язылган хуҗалыкларның җитәкчеләре уракта тоткарлыклар юк, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән, ашлык ташырга машиналар бар, бөтен көчне уңышка куябыз, дип белдерделәр.


Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 2 сентябрьгә бөртеклеләр 17 мең 579 гектар мәйданда суктырылган, ягъни урак 74 процентта башкарылган. Игенчеләр көзге арыш һәм көзге бодайны, борчакны суктыруны тәмамлады. Бүгенге көндә арпа, язгы бодай, солы суктыру эше бара.
Барлыгы 54 мең 519 тонна ашлык амбарларга кайткан. Иң күбе – көзге бодай – 30 мең 728 тонна. Бөртеклеләрнең уңышы төрлечә: әйтик, көзге бодайның уңышы бер гектардан 34,5 центнер тәшкил итә, язгы бодайныкы – 29, 9 центнер, борчак – 26,8 центнер, арпа – 26,8 центнер. Уртача уңыш гектарыннан 31 центнер чыга. 

Розалия Мостафина фотолары


Нет комментариев