Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район кырларында уракның яртысы тәмамланды

Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар урып-җыю эшен нык тоткарлый.

27 август мәгълүматына караганда, районда бөртеклеләр суктыру 59 процентта гына башкарылган.

Барлыгы 68 мең 186 тонна икмәк амбарларга кайткан. 18 мең 26 гектардан бөртеклеләрне җыеп алганнар. Тиздән көзге бодайны суктыру тәмамлана. Бүгенге көндә арпа, борчак, язгы бодай, солы суктыру эшләре бара.

Уңыш уртача гектарыннан 37 центнер тәшкил итә. Көзге бодайныкы исә – 40 центнер. 

Кырларда 60 берәмлек комбайн эшли. Игенчеләр һава торышы икмәкне җыеп бетерергә мөмкинлек бирсен иде, дип теләк телиләр. 

Алда – уҗымнар чәчү. Бу эшне башлап җибәрделәр. Барлыгы 11 мең 816 гектарда уҗымнарны чәчү планлаштырыла. Бүгенге көндә 1 мең 416 гектарда –  көзге бодай, 100 гектарда арыш чәчелгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев