Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда язгы чәчүдә «Маркс» хезмәтчәннәре сынатмый

Язгы чәчүдә “Маркс” хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышлык күрсәтә.

Әлеге хуҗалыкка яшь механизаторларны да җәлеп итә беләләр. Быелгы чәчүдә практика узучы 18 яшьлек егет – Арслан Сәхапов катнаша.

“Минзәләдә ветеринария белгечлеге буенча укыйм. Практика уздым, чәчү вакытында эшчеләр кирәк булгач, 1 айга укудан сорадык, чәчү тәмамлангач, укуны дәвам итәчәкмен”, - ди Арслан.

Ул – Куакбаш авылының уңган-булган Сәхаповлар гаиләсеннән. Бабасы, әтисе шушы җирдә икмәк үстерә, хуҗалыкның алыштыргысыз эшчеләре. Бабасы хәзер лаеклы ялда, әтисе – Әсхәт Сәхапов тырышып, тракторда эшли.

“Мин кечкенәдән үк бабай, әти янында булышып йөредем. Узган ел комбайнда эшләдем, быел менә чәчүдә катнашырга туры килде. Техника җаена төшенергә абый да ярдәм итте, ике ел элек абый янында эшләдем. Ул да чәчүдә, уракта катнашты”, - ди Арслан.

Кечкенәдән үк аның күңеленә авыл, аннан да бигрәк атлар якын икән. “Атлар “чире” миндә. Укуны да атлар белгечлеге буенча сайладым. Авылда, хуҗалыгыбызда аларны асрыйбыз, сыерлар тотабыз”, - ди. Чын хезмәт кешесе, яшьтән үк эшне яратып үскәнлеге күренеп тора.

Арслан Сәхапов белән бер кырда Зиннур Шириев эшли. Алар көнбагыш чәчәләр. Хуҗалыкта 250 гектарда әлеге культураны чәчәргә планлаштыралар. “Чәчүне озакка сузмаска исәп, әле чәчәсе культуралар бар. Көнлек чәчү нормасын үтибез”, - диләр.  
Зиннур Шириев - Татарстан авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы исеменә лаек булган эшче. Тыйнак кына, үзе турында күп сөйләми, ә хезмәтен яратып башкара. Туган авылы Куакбашта мәктәпне тәмамлагач, эшкә дә шунда кала. Башта терлекчелектә, аннары тракторчы һөнәре буенча эшли. 20 ел дәвамында эшләү нәтиҗәсендә тәҗрибә дә туплап өлгергән, яңа техникаларны үзләштерү җаена да төшенгән. “Чәчүдә эшли торган тракторым күптәнге булса да, эшләп тора. Төзәткәләп, карап торам”, - ди Зиннур Шириев.

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 17 май санында укый аласыз.

Розалия Мостафина, автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев