Районда урып-җыюның икенче атнасына комбайнчылар арасында нәтиҗә чыгардылар
4-11 август аралыгында иң күп бөртекле суктырган комбайнчылар ачыкланды.
Беренче төркемдә – “Хәбибуллин Ф.З” фермерлык хуҗалыгыннан Азат Хәбибуллин, ул бер атнада 211 тонна бөртекле суктырган.
Икенче төркемдә – Лениногорск кошчылык фабрикасыннан Альберт Хәйретдинов 236 тонна бөртекле суктырган.
Өченче төркемдә – шул ук хуҗалыктан Илназ Зәйнетдинов, аның эш күләме – 359 тонна.
Дүртенче төркемдә – “Август-Лениногорск” агрофирмасыннан Рамил Шамгунов, 317 тонна бөртекле суктырган.
Әлеге комбайнчыларга акчалата премия һәм вымпел тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев