Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Райондашыбыз Илгиз Газизов мактаулы исемгә лаек булды

Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Тантаналы  чаралар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Әлеге чарада безнең район делегациясе катнашты.

Быел Татарстан игенчеләре  3,5 млн тонна ашлык җыеп алды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенең алдынгы  хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Безнең райондашыбыз - Газизов Илгиз Зәки улы “Татарстанның атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Ул 38 ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Хәзерге вакытта “Август-Лениногорск” хуҗалыгында тракторчы-машинист булып көч куя.

Илгиз Зәки улы үз бәхетен туган авылында тапкан. Яңа Иштирәк авылында туып, үзенең әти-әниләре юлыннан хезмәтен дәвам итә. Тракторчы һөнәрен алгач, шушы һөнәргә тугрылыклы булып кала.

Үз эшенә җаваплы караучы хезмәткәрне бергә эшләүче коллегалары да хөрмәт итә, диделәр аграр хуҗалыкта. Ул башта кырда эшләгән, хәзер терлекчелек комплексында малларга азык китерүдә эшли.

Берничә мәртәбә район Сабантуйларында, алдынгылар слетында бүләкләнгән.

Мактаулы исем алуы белән Илгиз Газизовны котлыйбыз.

фото: https://rais.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев